Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Районда хезмәт уңышларына ирешкән хезмәткәрләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде!

Ел дәвамында нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләрне уңышлары белән тәбрик иттеләр.

(29 декабрь, “Апастово-информ”).



Район хакимиятендә узган атналык киңәшмә тантаналы шартларда үтте. Ел дәвамында югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте хөрмәт белән билгеләп үтелде, бүләкләр тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен районның үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зәкиева Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Район мәгариф бүлеге белгече Гөлира Шиһабиеваның да тырыш хезмәте республика тарафыннан бәяләнде. Гөлира Шиһабиева җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен “ТР муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
Озак еллар район финанс палатасында хезмәт куючы Дилбәр Шаһиевага да олы хөрмәт белдерелеп, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен “ТР муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең Мактау Грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев