Районның көмеш волонтерлары хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы медальләре белән бүләкләнде
Көмеш волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллинага һәм аның зур командасына олы хөрмәт белдерелде.
(10 июль, “Апастово-информ”).
“Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте оста куллы, изге күңелле өлкәннәрне берләштерә. Бүгенге көндә районда аларның сафы ишәеп, район буенча ярдәм итәргә ашкынып торучы кешеләрнең саны арта бара. Алар ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен бик күп кирәк-яраклар әзерләнә: тактик носилкалар җыела, сумка-янчыклар, волокуша-носилкалар, яңгырдан саклаучы плащлар, теплоизоляцион одеялолар, дронга каршы ятьмәләр тегелә, маскировка челтәрләре үрелә, коры душ әзерләнә, госпитальдә дәваланучылар өчен махсус җылы оекбашлар бәйләнеп озатыла. Яралылар өчен махсус киемнәр дә җитештерелә.
Ярдәм итәргә ашкынып торган, изге күңелле өлкәннәрнең чын күңелдән башкарылган хезмәте үрнәк булып тора. Аларга яу кырындагы хәрбиләрдән бик күп рәхмәт сүзләре килә. Җитәкчелек тарафыннан да хөрмәт күрсәтелә.
Көмеш волонтерларга хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы тарафыннан да рәхмәт сүзләре ирештерелде. “Алга” яшүсмерләр клубында республиканың хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Координацион Советы вәкилләре – Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Яңа Савин районнарының Әфганстан, махсус хәрби операция ветераннары җәмгыяте рәисләре Айрат Сабиров, Альберт Шахмаев һәм Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин белән истәлекле очрашу узды.
Очрашу барышында көмеш волонтерларга бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады, изге теләкләр юлланды, тантаналы мизгелләргә дә бай булды. Актив волонтерлар – Хамис Гаптелвәлиев, Валентина Мурсалимова, Зөлфия Шаһвәлиева, Алсу Хәсәнова, Әлфия Сәфәрова “Махсус хәрби операция волонтеры” медальләренә ия булдылар. Волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллинаның хезмәте аеруча зур хөрмәт белән билгеләп үтелеп, медаль тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев