Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Районыбызның игелекле волонтерлары хөрмәтләнде

Республика көнендә бер төркем райондашлар, изге күңелле волонтерларга бүләкләр тапшырылды.

(29 август, “Апастово-информ”).


 

Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм әзерләүдә булышлык күрсәткән бер төркем апаларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. 

Ярдәм итәргә ашыгып торучы изге күңелле волонтерларыбыз - Венера Сәгъдиева, Гөлфания Хәмидуллина, Таһирә Шәфигуллина, Зөһрә Сираҗиева, Гәүһәрия Бәдретдинова сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр.

Шулай ук Руслан Хәсәновка, Дәвеш, Биеш, Апас мәктәпләре, Апас аграр көллияте, Каратун мәдәният йорты коллективларына, Каратун авыл җирлегенә мотоукычлар батальоны командиры, майор Крючков Рәхмәт хатлары юллаган. 

  • “Сез үз Ватаныгызның чын патриотлары. Йөрәк җылыгызны биреп хәрбиләргә ярдәм итәсез. Сезнең ярдәмнәр тормышка көч өсти, Җиңүгә дәртләндерә. Чиксез рәхмәт”, - диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев