Рәмис Ногманов – Апас районының “Мактаулы кешесе” исеменә лаек
Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә, тантаналы шартларда озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногмановка Апас районының “Мактаулы кешесе” исеме тапшырылды. Әлеге дәрәҗәле бүләкне район башлыгы Айрат Җиһаншин тапшырды һәм хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
(23 декабрь, “Апастово-информ”).
“50 ел хезмәт карьерымда, СССР вакытыннан бүгенге көнгә кадәр 20дән артык Дәүләт бүләкләре арасында тәүгесе иң кадерле”, - диде Рәмис абый.
Апас район хакимият башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, мәктәп директоры, укытучы, музей директоры, партком секретаре вазифаларын башкара Рәмис абый. 2005 елда Апас туган якны өйрәнү музее директоры булып билгеләнә. Соңгы 20 ел Рәмис абый тормышында аерым бер бүлек булып урын алган. Музейда эшләгән елларда тарихны барлау һәм килер буыннарга җиткерүдә зур көч куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев