Роза әби Нурмиева “Күңелем чиста, уйларым изге минем”
431
0
Түбән Биябашы авылында яшәүче Роза әби Нурмиева 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.
(1 март, “Апастово-информ”).
Роза әбигә олы гомер бәйрәме уңаеннан район башлыгының котлаулары ирештерелде, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырылды.
Район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин иң изге теләкләрне юллап, тормыш юлы хатирәләре белән дә бүлештеләр. Роза әби Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медальгә дә ия булды.
Роза әби бүген дә хәрәкәттә, эштә. Җиләк, гөмбә, чикләвек җыярга, бакчада эшләргә ярата. Үлән чәйләренең файдасын күрә. Кышны балаларында уздырса да, яз җитү белән ашкынып үз нигезенә кайта.
“95 яшькә җиттем, эштән туктаганым юк. Эш кешене гомерле, сәламәт итә. Хәрәкәттә булырга, эчтә ачу сакламаска, дус-туган, күрше-күлән белән дус яшәргә кирәк. Күңелем чиста, уйларым изге минем, - ди ул.
Роза әби 4 бала тәрбияләп үстергән. Олы кызын, улын вакытсыз югалткан. Бүген калган балаларының, кияүләренең, оныкларының игелеген күреп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев