Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Сайлаган һөнәрем – изге”

Апас үзәк хастаханәсенең гомум практика табибы Зөфәр Гайнуллин “Татарстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

  Зөфәр Гайнуллин тумышы белән Буа районыннан. Район үзәк хастаханәсендә 1988нче елдан бирле хезмәт итә, терапевт, нарколог, психиатр булып эшли. Ә 2006нчы елдан бирле гомум практика табибы вазифасын башкара.

  -Мәктәптә укыганда ук биология, химия фәннәре белән кызыксындым. Кеше организмын тирәнтен өйрәнү хакында хыялландым. Максат, хыялларым мине медицина институтына алып килде. Югары белем алганда ук авырулар белән аралашырга ярата идем. Соңгы курсларда хастаханәләрдә эшләдем, - ди ул.

  Зөфәр абый кулына диплом белән бергә хезмәт урынына юллама да ала. Әстерханга китеп эшләргә туры килә аңа. Ләкин чит җирләрнең якынлыгын тоймыйча, туган якларга кайтырга тели яшь табиб. Аны Апас үзәк хастаханәсенә эшкә алалар. Бүген ул гомум практика табибы буларак, Дәүләки, Кильдураз, Кабыккүпер, Югары Ындырчы, Үтәмеш, Караборнаш, Иске Йомралы авыллары халкына һәм Апасның берничә урамында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

  -Эш эзләп, күчеп йөрмәдем. 37 ел район халкының сәламәтлеге сагында торам. Коллективыбыз дус, бердәм булып, аңлашып эшлибез. Табиб үз эшен яратырга, авырулар өчен борчылырга, аларның зарларын тыңлап, дөрес дәва бирергә тиеш. Һәр эштә дә тырышлык кирәк. Табиб булуыма үкенмим. Гомер буе эшемне яратып башкардым. Сайлаган һөнәрем – изге. Авыруларның терелүләре, миңа булган рәхмәтләре – минем өчен иң зур сөенеч. Райондашларның дөрес тормыш рәвеше алып баруларын телим. Әгәр берәр җирегез борчый башласа, озакка сузмыйча табибка килегез. Диспансер күзәтүе узуга да җитди карагыз. Чирләр барлыкка килгәндә үзләрен белгертмәскә дә мөмкин. Авыру алданрак беленгән саен, аны дәвалау җиңелрәк, - ди Зөфәр абый.
  Зөфәр Гайнуллин - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының, район хакимиятенең һәм үзәк хастаханәнең күп кенә Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына ия. Быел “Татарстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исемне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең еллык йомгаклау утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.
  Зөфәр Гайнуллин - һөнәренә һәрчак тугры. Авырулар белән яхшы мөгамәләдә булырга тырыша. Коллективта хөрмәте дә зур аның.
-2006 елдан бирле Зөфәр Гомәр улы белән бергә эшлибез. Олы йөрәкле, киң күңелле табиб ул. Авырып килүчеләргә ярдәм итәргә тырыша, киңәшләрен бирә. Безгә дә гел ярдәм итә. Бик күп әйберне без аңардан өйрәндек. Эш буенча гына түгел, кыен чакларга да терәк була белә, - ди шәфкать туташы Эльмира Сәлахова.
  Зөфәр абый тормыш иптәше, озак еллар хисапчы булып эшләгән Гөлфия апа белән 2 ул тәрбияләп үстергән. Олы уллары юрист һөнәрен сайлаган, икенче уллары Илнур үз эшен булдырган. Бүген алар өч оныкның кадерле дәү әти, дәү әнисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев