Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Шәмәк авылыннан Әсхәт бабай Рәхмәтуллинга 90 яшь тулды

Хөрмәтле аксакалны район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев котлады.


Әсхәт бабай Рәхмәтуллин бар гомерен фидакарь хезмәткә багышлаган, маңгай тирен агызып, эшнең ямен-тәмен белеп, макталып, данланып яшәгән.  Туган авылында бригадир, ферма мөдире, токарь, электрик, эретеп ябыштыручы, умартачы булып эшләгән. Тормыш иптәше Фәридә апа белән өч бала тәрбияләп үстергән. Лаеклы ялга чыккач ревком рәисе вазифасын башкарган.
Бүгенге көндә Әсхәт бабай төп йортта улы Айрат абый гаиләсе белән кадер-хөрмәттә, хасияттә гомер кичерә. 
Әсхәт бабайның хәтере нык, зиһене ачык. Ул авыл тарихына, нәсел шәҗәрәләренә кагылышлы мәгълүматларны яттан белә. Кемнең кая яшәгәнен, кайсы нигездән, нинди нәселдән булуын төгәллек белән әйтеп бирә.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев Әсхәт бабайны тәбрикләргә бардылар. Бабайның хәлләрен белештеләр, җылы теләкләре белән күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев