Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Шәмсия әби Әхмәдуллина: “Ачлыгын да, ялангачлыгын да күрдек”

Карабайда яшәүче Шәмсия әби Әхмәдуллина 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.

(5 февраль, “Апастово-информ”).

  Шәмсия әби бар гомерен хезмәткә багышлаган. Яшьлегендә урман кисү, торф чыгару эшләрендә катнашкан. Гомере буе фермада да тырышып хезмәт иткән. 3 бала тәрбияләп үстергән.
  “Ачлыгын да, ялангачлыгын да күрдек. Аллага шөкер, хәзер бик рәхәттә яшибез“, – дип сөенә Шәмсия әби.
Шәмсия әби Әхмәдуллинага 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов һәм авыл клубы мөдире Наилә Гыйззәтуллина җылы тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев