Сания апа Зәйнуллина яшәгән күпкатлы йорт ишегалды төзеклеге, матурлыгы, чисталыгы белән аерылып тора
Апасның Завод урамындагы 21нче ике катлы йорт 1989 елда төзелгән.
(30 июль, “Апастово-информ”).
Күпкатлы йортта 18 фатир бар. Анда 46 кеше яши. Йортның ишегалды төзеклеге, матурлыгы, чисталыгы сокландыра. Бар җиргә чәчәкләр, агачлар, куаклар утыртылган. Биредә яшәүчеләр ишегалдын көннән-көн матурлый, камиллеккә омтыла, бүген эшләгән белән генә тукталып калмый. Шунысы да игътибарга лаек – әлеге күпфатирлы йортта олысы-кечесе бердәм, дус, тату булып, бер йодрыкка берләшеп көн күрә. Шатлыклары да, борчулары да, эшләре дә, уңышлары да уртак аларның.
-Безнең ишегалды” республика программасы буенча ишегалдыбыз төзекләнгәч, матур сукмаклар ясалгач, без дә үз өлешебезне кертергә, матурларга уйладык. Күршеләр бик әйбәт. Ишегалдыбыз да үрнәк булып тора. Чәчәкләр утырттык, суларын сибәбез, карап торабыз. Чыгып утырсак та, җыелып берәр бәйрәм үткәрсәк тә күңел җирендә, - ди биредә яшәүче, чәчәкләр телен, матурлык серен аңлаучы Сания апа Зәйнуллина.
Сания апа йорт тирәсен матурлауга бик теләп үз өлешен кертә. Аның тырышлыгы җитәкчелек тарафыннан да бәйләнде. Ул Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев