Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Шәүкәт Хисмәтуллин: “Йолдыз” – иң зур бүләк”

Шәүкәт Хисмәтуллин бадминтон җиңүчеләрен “Йолдыз” белән бүләкләде.

(17 апрель, “Апастово-информ”).

  Иганәчебез шәхси эшмәкәр, ветеран десантчы Шәүкәт Хисмәтуллин быел да бадминтон спортын үз итүчеләргә истәлекле бүләк әзерләгән иде. Ул һава-десант гаскәрләре ветераннары тарафыннан уздырылган бадминтон ярышлары җиңүчеләренә 6 айга “Йолдыз”га язылу бүләк итте.
“Йолдыз” – иң зур бүләк. Һәр йортка яңалык, күңелле хәбәрләр алып килүче мәгълүмат чыганагы”, - ди Шәүкәт абый.
Шәүкәт Хисмәтуллин “Йолдыз” газетасын үзе дә озак еллар яратып укый. Шәхси эшмәкәр буларак та газетабыз белән тыгыз элемтәдә эшли. Иганәчелек ярдәме дә күрсәтә. Ул һәр язылу чорында райондашларга газетабызга язылу бүләк итә, почта бүлеге хезмәткәрләрен дә бүләкләре белән сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев