Сез түрендә безнең йөрәкнең
Апас урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, безнең өчен иң якын, иң хөрмәтле сыйныф җитәкчебез, Закирова Айсылу Юныс кызы 10 июньдә күркәм юбилеен билгеләп уза.
Айсылу Юныс кызы сабыр, мөлаем, ачык күңелле, зәвыклы, актив яшь укытучыбыз. Аның һәрчак күзләрендә нур балкый, йөзеннән наз бөркелә.
Укытучыбыз Айсылу Юныс кызы Кормаш авылында туып үсә. Казан дәүләт гуманитар институтында татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерә. Диплом алгач, Югары Ындырчы мәктәбенә эшкә кайта. Биредә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Үтәмеш авылы егете Нияз абый белән тормыш корганнан соң, хезмәт юлын Табар Черкене мәктәбендә дәвам итә.
Айсылу Юныс кызы Закирова һәрвакыт яңалыкка омтыла, максатчан, актив, яңа идеяләр белән яна. Белемен күтәрү өстендә дә даими эшли. Балаларда татар теле һәм әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү белән бергә рус телен һәм әдәбиятын да өйрәнә. Өстәмә укып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген ала. Айсылу Юныс кызы 2019нче елда Апас урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып килде. Беренче көннән үк үзен актив, төгәл, кызыксынучын, үз эшенең чын остасы итеп танытты. Безне 5нче сыйныфтан ныклы куллары белән җитәкләп, үз канаты астына сыендырды. Без дә аны үз иттек, бик яраттык. Якын дустыбыз кебек кабул иттек. Бергәләп төрле хәрби-патриотик чараларда спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә катнаштык. Берничә тапкыр мәктәпнең “Иң яхшы” сыйныф”ы исемен яуладык. Айсылу Юныс кызы безне якын күреп, кирәк чакта ышанычлы киңәшче, терәк булды. Безне һәрьяклап үстерергә тырышты. Сәнгать дөньясына, иҗатка тартты. Туган җиребезне сөяргә өйрәтте, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләде, бердәмлек, дуслык үрнәге күрсәтте. Без бердәм һәм дус булып төрле балалар хәрәкәтләрендә катнаштык. Укытучыбыз әти-әниләребез белән дә уртак тел табып, алар белән үзара җылы мөнәсәбәт урнаштырды.
Айсылу Юныс кызы рус теле һәм әдәбияты дәресләрен аеруча кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүе белән аерылып тора. Ул белем биргән укучылар Бердәм Дәүләт имтиханында уңышлары белән сөендерә. Һәр ел саен күрсәткечләр арта бара. Укытучыбызның намуслы хезмәте һәрвакыт югары бәяләнеп килә. Айсылу Юныс кызы Закирова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамоталары, “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Ул шулай ук “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе”, “Ел укытучысы” бәйгеләрендә дә җиңүгә ирешкән мөгаллимә.
Укытучыбыз гаиләсендә дә уңган хуҗабикә, сөекле тормыш иптәше, үрнәк әни. Тормыш иптәше Нияз абый белән алар өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары да акыллы һәм тырыш, яхшы хәбәрләр белән генә сөендереп торалар. Укытучыбыз туган җанлы булуы белән дә аерылып тора. Ул апа-сеңелләре һәм энеләре өчен җан атып яши. Әти-әнисен дә гел кайгыртып, булышып тора.
Укытучыбыз иҗатка һәм сәнгатькә гашыйк. Ул җырларга бик ярата. Мәдәни чараларда, сәхнәләрдә чыгыш ясый. Үзенең моңлы тавышы белән күңелләрне әсир итә.
Яраткан укытучыбыз Айсылу Юныс кызы! Сезне матур гомер бәйрәмегез белән ихлас котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәктә сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән, гаилә тигезлегендә, улларыгызның бәхетенә сөенеп яшәргә, белем биргән укучыларының уңышларына сөенеп хезмәт итәргә язсын. Мактаулы эшегездә тагын да зуррак уңышлар насыйп булсын.
Хөрмәт белән – Апас мәктәбенең 11 “А” чыгарылыш сыйныфы укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев