Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Шыгай авылында яшәүче җор телле, сабыр күңелле райондашыбыз Хәмсәнә әби Камалиева вафат

Озын гомерле райондашыбызга ноябрь аенда 99 яшь туласы иде.

(2 октябрь, «Апастово-информ»)


 

Хәмсәнә әби Камалиеваның якыннарының, улы Дамирның, килене Гөлчәчәкнең олы кайгысын уртаклашабыз.

“Эшләдем, үкенечкә калмады”
Шыгай авылының акъәбисе Хәмсәнә әби Камалиеваның гыйбрәт итеп сөйләрлек хатирәләре бик күп. Узган гомер юлының вакыйгалары түкми-чәчми күңелендә саклана аның.
Хәмсәнә әби 4 классны тәмамлаган җәйдә илдә сугыш башлана.
–Кырда чөгендер чүбе утыйбыз. Хатын-кызлар көлешә, балалар йөгерешә, уйный, шаяра. Шул вакытта бригадир Ярулла абый Хәлилов килеп, аттан сикереп төште дә: “Сугыш башланды. Авылдашларга яу кырына чакыру кәгазьләре дә килде“, – диде. Ул вакытта без сугышның ни икәнен дә белмибез, мәгънәсен дә аңламыйбыз. Ә олыларның йөзләрендә елмаю сүнде, бөтен кеше кайгыга батты, эш онытылды, – дип искә ала Хәмсәнә әби.
Ирләрне сугышка алып бетергәнлектән, балачакның бәхетле мизгелләре шуның белән тәмамлана. 14 яшеннән Хәмсәнә әби колхоз эшенә чыга. 15 яшендә окоп казырга китә.
–Тәүгелдегә окоп казырга җибәрделәр. 40 градуслы суык. Салкынга түзеп булмый. Туңны эретәләр, артыннан ук тагын катып китә. Җир чикләвек зурлыгында гына ватыла. Җитмәсә бет, корчаңгы таралды. Шул авырлыклар да узган бит, – ди әби.
2 ел Мәскәү янында торф чыгаруда, аннан Ябалак урманында агач кисү эшендә катнаша Хәмсәнә әби. Колхозның авыр хезмәтеннән дә читтә калмаган ул.
-Көндез урак урсак, төнлә шуны Берләш чатына кадәр арба тартып ташыдык. Өйгә чулпан йолдыз чыкканда гына кайта идек. Хәсрәт булса да, яшьлек белән онытылган. Авырлыклар да бергә күтәргәч җиңелрәк узган. Ул сугыш беткән көндәге шатлыкны сөйләп аңлатып кына булмый. Кайсы елый, кемдер гармунда уйный. Кочаклашалар, көлешәләр. Тынычлыкның кадерен белеп яшәсәк иде, – ди Хәмсәнә әби.
Сугыштан соң ул фермага эшкә килә. Бозаулар карый, сыер сава. 60 яшенә кадәр хезмәт итеп, колхозның атказанган хезмәткәре исеменә лаек булып, пенсиягә чыга. Тормыш иптәше Әмәнулла белән 4 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә улы Дамир һәм килене Гөлчәчәк тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Балалары хакында горурланып сөйли Ана. Танылган драматург Әмир Камалиев турында сөйләгәндә аеруча да җанланып китә. 9 онык, 8 оныкчыгын да бик ярата.
–Әмирем чөгендер кырында үсте. Эшкә чыкканда 12 генә көнлек иде әле. Табарга да кырдан киндер кыйнап йөргән җирдән киттем. Яңгыр да ява башлады. Бәхетле бала булыр бу, дип юрадылар. Аллага шөкер, Әмирем дә, балаларым да йөземә кызылылк китермәде, – ди Ана.
Хәмсәнә әбине район сәхнәләрендә дә очратырга мөмкин иде. Җитез, чая һәм тынгысыз булды ул.

–Эшләдем, үкенече калмады. Эш кешене чыныктыра гына ул. Хәрәкәт тә файдалы. Бүген дә тик кенә утырасы килми әле менә, – ди акъәби үзе.

Әлеге язма Хәмсәнә әбинең юбилей көннәрендә язылган иде. Урыны җәннәттә, рухлары шат булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев