Табар Черкене авылында гомер итүче Владимир Терентьевка 90 яшь тулды
Алар тормыш иптәше Мария әби белән 68 ел парлы гомер кичерәләр.
Гомер буе колхозда механизатор булып эшләгән Владимир Павлович юбилее уңаеннан кунаклар каршы алды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән кайнар котлап Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме тапшырды.
“Хөрмәтле Владимир Павлович сезне район башлыгы, район Советы, башкарма комитеты исеменнән юбилеегыз белән котлыйм. 90 яшькә җитү бик зур бәхет ул. Сез икеләтә бәхетле дип саныйм, чөнки тормыш иптәшегез белән парлы гомер кичерәсез. Гомер буе авыр хезмәт юлы узсагыз да бүгенге көндә кадер-хөрмәттә яшисез. Сезгә алдагы көннәрдә дә сәламәтлектә, тигезлектә яшәргә булсын”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рәсим Сибгатуллин да юбилярга тәбрик сүзләрен ирештереп, бүләген тапшырды.
“Табар”хуҗалыгы җитәкчесе Илсур Зәмдиханов та юбилярны котларга бүләкләр белән килгән.
“Хөрмәтле Владимир Павлович сез колхоз чорында, иң авыр вакытларда хезмәт иткәнсез. Туган як кырларында тырышып эшләп авылыгызны саклап калгансыз. Без дә үз чиратыбызда матур гына эшләп, сезнең эшне дәвам итеп барабыз. Сезнең эшләгән чорга сокланып, хәзер дә шундый механизаторлар буласына өметләнеп, авылны, хуҗалыкны саклап калу өчен тырышабыз”, - диде җитәкче.
Владимир Павловичны олуг юбилее белән котларга кызлары, оныклары да килгәннәр.
“Әти белән әни икесе генә шулай яшиләр. Без килеп йөрибез. Безне эшкә өйрәтеп үстерделәр. Алты бала тәрбияләп үстерделәр, бүгенге көндә өчебез генә исән-сау. Авыр хезмәт юлы үтеп тә, хәсрәтләрне дә бергәләп кичереп, матур итеп яшиләр. Шулай парлап, сәламәтлектә, безне шатландырып яшәсеннәр әле”,- диде кызы Лидия Кузьмина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев