Танай Турай авылында яшәүче Мәрьям әби Өметбаевага 90 яшь тулды
Әлеге уңайдан юбилярга район башлыгының Котлавы ирештерелде.
(13 январь, “Апастово-ифнорм”).
Мәрьям әби тормыш иптәше белән 53 ел гомер иткән, ике кыз, өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзе гомер буе колхозда хезмәт куйган.
Бала хәсрәте дә читләп узмаган аны. Бер улын вакытсыз югалткан ул. Тормыш иптәше вафатына да 10 ел гомер узган.
Хәзерге көндә Мәрьям әби улы Илдар белән яши. Балалары, оныкларының игелекләрен күреп, кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле картлык кичерә.
Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов ак әбине котлап, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләген тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев