Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Танай-Турай авылыннан Рәмис абый һәм Фәридә апа Әхмәтҗановлар алтын туйларын каршы алдылар

Танай-Турай авылыннан Рәмис абый һәм Фәридә апа Әхмәтҗановларга да иңне-иңгә куеп, тигезлектә алтын туйларын каршы алырга насыйп булган.

(30 июль, «Апастово-информ»)


Авыл хуҗалыгында тырыш, намуслы хезмәт куйган алар, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ике оныклары Алмаз һәм Михаил махсус хәрби операциядә Ватан өчен изге көрәштә.
-Тормышта төрле чаклар булды. Беребез ачулансак, икенчебез дәшми калырга тырышты. Гаиләдә иң элек бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Яшьләргә дә киңәшебез шул – эш белән мәшгуль булсыннар, сынауларга, авырлыкларга бирешмәсеннәр, бер-берләрен яклап, саклап яшәсеннәр. Гаиләләр тигез булсын, бала хәсрәтләре күрергә язмасын, - ди Фәридә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев