Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Татар Черкене авылыннан Азат абый Шаһиәхмәтовка 95 яшь тулды

Татар Черкене авылында туып-үскән тыл ветераны Азат абый Шаһиәхмәтов үзенең олуг юбилеен каршылады.

(19 май, “Апастово-информ”).


Азат абый  1940нчы елда гаиләсе белән Урта Балтай авылына күченә. Анда әтисе мәктәп директоры булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, гаилә башлыгы һәм Азатның абыйсы фронтка китә. Балалар әниләре белән туган авылларына әйләнеп кайта.
Сугыш елларында Азат абый колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы һөнәр училищесында электрик һөнәрен үзләштерә. Аннары туган якларына кайтып, “Комсомол” колхозында лаеклы ялга чыкканчы электрик булып эшли.
Тормыш иптәше Гөлбану апа белән 62 ел тату гомер итәләр. Алар 3 бала тәрбияләп үстергән, сигез онык һәм өч оныкчык сөяргә насыйп булган.
Хәзерге вакытта Азат абый Шаһиәхмәтов кызы гаиләсендә Мәскәү шәһәрендә яши. 
Ул Бөек Җиңү юбилейларына багышланган медальләр белән бүләкләнгән.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев