Татар Пүчинкәсендә яшәүче Наилә әби Сафина: “Язмышыма үпкәм юк, бәхетле тормыш иттем”
Акъәби 90 яшьлек юбилеен каршылады.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
Наилә әби Сафина гомеренең көзләрендә дә иң матур акъәби, кадерле һәм бәхетле Әни булып гомер кичерә. Йөзеннән нур һәм шатлык бөркелә аның. Авыр хезмәт белән макталган, тормыш мәшәкатьләрен сабырлык белән үткәргән ул. Тормыш иптәше Әюп абый белән 50 елдан артык парлы гомер кичереп, 5 баланы назлы гаилә кочагында тәртипле, уңган, тырыш итеп тәрбияләп үстергәннәр, авылда акыллы, үрнәк гаилә булып гомер кичергәннәр алар. Бүген балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, аларның олы тәрбиясендә бик кадерле кунак булып булып яши Наилә әби. Туган йортның да утын сүндермиләр алар. Бик еш кайтып йөриләр.
Акъәби 90 яшьлек олы юбилеен дә иркен, чиста, якты, җылы йортында каршылады. Мул өстәл артына балалары, якын туганнары, дуслары җыелды. Акъәби хөрмәтенә котлаулар, җылы теләкләр яңгырады. Котлауларга район җитәкчелеге дә кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншинның иң изге теләкләрен җиткереп, Котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов та барлык авылдашлары исеменнән олы хөрмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев