Кешеләрең синең, Апасым!

“Татмедиа” иң яхшы почтальоннарны бүләкләде

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында газета-журналларга яздыру кампаниясендә актив эшләгән почтальоннар бүләкләнде.

Әлеге чарада Апас шәһәр тибындагы бистәсендә почтальон булып эшләүче Алсу Габдрахманова “Апастово-информ” филиалы җитәкчесе Гөлнара Сөнгатуллина белән берлектә катнашты. 

– Халыкка мәгълүмат таратуда почтальоннар белән уртак эш башкарабыз. Почтальоннар безнең ышанычлы таянычыбыз, хезмәтегез өчен рәхмәт! – диде “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.
Алсу Габдрахманова озак еллардан бирле почтальон булып эшли. Узган яртыеллык нәтиҗәләре буенча “Йолдыз”(“Звезда”) газеталарына иң күп яздыручыларның берсе ул.


Нет комментариев