Тутайлылар – Ил иминлеге сагында
Тутай авыл җирлегеннән 3 егет мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә катнаша. 2 ир-егет контракт төзеп Ил иминлеге сагына баскан.
(23 апрель, “Апастово-информ”)
Егетләргә теләктәшлек итеп, җирлектә волонтерлык эше башланып киткән. Мобилизация кысаларында хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә утын кайтарылган. Казан шәһәрендә яшәүче, “Апас” якташлар җәмгыяте әгъзасы Раушан Гәрәев махсус хәрби операциядә булучыларның гаиләләрендә булып, бәйрәм саен күчтәнәчләрен дә кайтара. Ул шулай ук гуманитар йөк илтү эшендә дә катнаша.
“Авыл халкы ярдәме белән 151 меңнән артык акча җыелды. Әлеге акчага окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре ясау өчен материаллар алынды. Эш ике сменада алып барыла. Изге күңелле авылдашлар үз өлешен теләп кертә. Китапханәгә җыелып өлкән апа-абыйлар маскировка челтәрләре үрә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр кичләрен килеп окоп шәмнәре ясыйлар. Өй токмачлары ясап та махсус хәрби операция зонасына җибәрдек. Бу эштән укытучылар да, музей, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады. Авыл халкына нинди генә мөрәҗәгать белән чыксак та, бердәм булып, күтәреп алып, ахырына җиткерәбез. Авылдашларыма зур рәхмәт. Бергә булганда, аңлашып эшләгәндә генә һәрбер эшнең нәтиҗәсе була”, - ди җирлек башлыгы Наилә Насретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев