Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Тутайлылар “Китапханәдә энгер-меңгер чак” акциясенә кушылды

Китап укучы тутайлылар кичен китапханәгә җыелды.

(22 апрель, “Апастово-информ”).



“Бөек Ватан сугышы илебез тарихының әрнүле бер бите. Авыр булса да бу тарих битен хәтер сафлыгы белән ел да ача торабыз. Тутай авылы китапханәсендә үткәрелгән “Китапханәдә энгер-меңгер чак” акциясендә сүз нәкъ менә шуның хакында барды. Балалар белән Фәһим Хәбибуллинның "Сугыш чоры балалары без" шигырен сәхнәләштердек. Ветераннарыбызны барлап, алар турында мәгълүмат тупладык, шигырьләр укыдык, җырлар тыңладык”, - ди китапханәче Гөлшат Нургалиева.
"Китапханәдә төн" китап уку Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясе кысаларында "Китапханәдә эңгер-меңгер чак" чарасы ел саен уза. Сәгать 18дән 22 сәгатькәчә китапханәләр һәрберсе үз программасын тәкъдим итә, китап укучылар белән очраша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев