Урта Балтай авылында гомер итүче, озак еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән Сөләйманов Ринат Сәяр улы 75 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
(25 ноябрь, “Апастово-информ”).
Ринат абый һәм Җәвидә апа Сөләймановлар районыбызның үрнәк парлары. Бар гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаганнар. Җәвидә апа татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уяткан шәхес. Ринат абый мәктәп директоры буларак данланган, хөрмәтләнгән.
Ринат абыйны юбилее белән котларга укучылары кайтты. Балалары, оныклары төп нигезгә җыелды. Район җитәкчелеге, җирлек башлыгы, дуслары, хезмәттәшләре дә олы хөрмәтен белдерде. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлауларын ирештереп, Рәхмәт хаты тапшырды.
Ринат абыйны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин һәм аның тормыш иптәше Миләүшә, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев та тәбрик итте. Укучылары Ринат абый, аның хезмәте турында матур истәлекләрне искә алды, аңа чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.
Сөләйманов Ринат Сәяр улына Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы белән ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырылды.
Нет комментариев