Үтәмеш авылында яшәүче Зәйнәп әби Кәлимуллина 90 яшьлек юбилеен каршылады
Үтәмеш авылында яшәүче Зәйнәп әби Кәлимуллина 90 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Булат Гатияуллин һәм Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Ранис Бикмөхәммәтов тәбрикләп, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Зәйнәп әбинең хезмәт юлы колхоз белән бәйле. Ул яшьлегендә авыл кәнсәсендә телефончы булып эшли, аннан озак еллар сыер савучы булып хезмәт итә.
Тормыш иптәше Равил абый белән 62 ел парлы гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Равил абыйның вафатына инде 6 ел вакыт узган. Бүген Зәйнәп әби олы улы Фирдүс абый һәм килене Фирдәвес апа гаиләсендә кадер-хөрмәттә, зур хасияттә яши. Улы Рим белән кызы Рәвизә дә әниләре янына еш кайтып йөриләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев