Хәлимә Айнуллинаның хезмәте хөрмәтләнде
Кече Болгаер мәдәният йорты мөдире Хәлимә Айнуллина “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
Хәлимә апа 1989 елдан бирле Кече Болгаер мәдәният йортында эшли. 36 елдан бирле мәдәниятне үстерүгә, гореф-гадәтләрне саклауга өлеш кертә. Мәдәният йортында кызыклы, тәрбияви чаралар еш уза. Алар “Гармун моңы- йөрәк җыры” фестивален дә һәр елны үзенчәлекле итеп оештыралар. Шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Җиңү салюты” фестивалендә дә җирлек тарихын чагылдырып игътибарны җәлеп иттеләр.
“Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.
“Хезмәтемне күргән һәм бәяләгән җитәкчеләргә, кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләремә, авылдашларыма рәхмәт”, - ди Хәлимә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев