Халисә әби Гатауллина “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Түбән Балтай авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны, 40 елга якын гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Халисә әби Гатауллина 95 яшьлеген каршылады.
(21 декабрь, “Апастово-информ”).
Ак әбине туган көн бәйрәме белән район башлыгы Айрат Җиһаншин котлады. Ул юбилярга Ил башлыгы Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министры Илсур Һадиуллин имзалаган “Мактаулы остаз” күкрәк билгесен, шәхсән үз исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Урта Балтай авыл җирлеге һәм Урта Балтай мәктәбе коллективы исеменнән дә Халисә әбигә бүләкләр ирештерелде.
Халисә әби туган көнендә балачагын, яшьлеген искә алды, хатирәләр барлады. Алты яшендә әтисез калганын, балаларын аякка бастыру өчен әнисенең көн-төн хезмәттә булуын, сугыш елларында кичергән авырлыкларны - барысын да түкми чәчми сөйләде ул.
“Миңа 11-12 яшьләр иде. Иңбашыма көлтәләр салып кибәнгә ташыганнарымны хәтерлим. Авыр хезмәт белән күп иза чиктек“, - дип искә ала ул әле дә.
Халисә әби кыска вакыт эчендә укытучылар әзерләүче курсларда укып чыга. Башта юллама белән Чүпрәле районына эшкә җибәрелә. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы озак еллар Урта Балтай мәктәбендә биология фәнен укыта. Укыткан укучыларының хөрмәт-ихтирамын әле дә тоеп яши ул.
Халисә әби озак яшәүнең серен яшьли хезмәт белән чыныгудан күрә. Хәзер дә бирешми әле ул. Көн саен үзенә бер шөгыль таба. Күзлеген дә кимичә дога китаплары укый, оекбашлар да бәйли ул.
-Тик утырасы килми бер дә. Үз җаем белән хәрәкәтләнергә тырышам. Тавык-чебешләрне дә карап керәм, ишегалларын да чистартып, пөхтәләп куям, - ди ул.
Халисә әби тумышы белән Апастан булса да, гомере Түбән Балтай авылында узган. Шушында гаилә корган, бер ир, бер кыз бала тәрбияләп үстергән. Тормыш иптәше Әкрам бабай белән 58 ел гомер иткән. Тик кызганыч, аны 11 ел элек соңгы юлга озаткан.
-Әниебез бүгенге көндә апам Аилә тәрбиясендә яши. Аллага шөкер үз аягында, үз акылында әле. Без дә еш кайтып-китеп йөрибез, хәлләрен белешеп торабыз. Исән-сау гына булсын, 100 яшьлеген дә шулай исәнлектә каршыларга язсын, - ди улы Илдүс абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев