Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Хезмәтеңне яратып башкарсаң, күңелең тыныч, гомерең озын була”

Зур Күккүз авылында яшәүче Гаделгәрәй бабай Хәлилуллин 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады

(10 октябрь, “Апастово-информ”).



Гаделгәрәй бабай бүгенге көндә тормыш иптәше Әлфия әби белән тигезлектә, кадер-хасияттә бәхетле картлык кичерә. Пар канатлы булып яшәүләренә дә барлыгы 64 ел булган. Алты бала дөньяга китереп, шуларның бишесе исән-сау үсеп җиткән.
Гаделгәрәй бабай башта киномеханик булып хезмәт иткән, аннары шофер булып ерак-ерак юлларга йөргән. Лаеклы ялга ул сөт-май заводында эшләп чыккан.
-Хезмәтеңне яратсаң, эшең дә җайлы бара, борчу да булмый. Ә инде күңелең тыныч икән, исәнлегең нык, гомерең озын була”, - ди бабай озак яшәү серен ачып.
Район башлыгы исеменнән юбилярны районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина котлап, җылы теләкләрен ирештерде, тигезлектә, тән сихәтлегендә яшәвен теләде. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев та җылы сүзләре белән бүләген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев