Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Ходай мине 5 ул белән бүләкләде”

Казанда, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада Түбән Биябашы авылында яшәүче Гөлия Җантимерова “Ана Даны” медале белән бүләкләнде. Медальне Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

  Кайбыч районы егете Рамил һәм Түбән Биябашы кызы Гөлия моннан 16 ел элек гаилә юлына аяк баскан. Җантимеровлар гаиләсендә бүген 5 ир бала үсә. Аларга гомер биреп, кайгыртып, бик яратып үстерәләр.
  -Һәр бала үз ризыгы белән туа. Бер дә куркып калмадык. “Нәрсәгә сезгә шулкадәр бала”, диючеләр дә булды. Кеше сүзенә дә карамадык. “Аллага шөкер” – дип яшибез. Исән генә булсыннар, - ди Гөлия.
  Гаилә корып балалар үстергән кеше бәхетле һәм матур була, - диләр. Ә Җантимеровларның ишле гаиләсе тагын да бәхетле. Биш балада биш төрле холык булса да, егетләр бер-берсе өчен җан атып торалар. Нинди генә эш булса да күмәкләп башкаралар. Бик яратып ашарга пешерәләр. Спорт белән дә дус алар. Бокс, баян, гитара, рәсем ясау түгәрәкләренә йөриләр.
  Олы уллары Булат быел 9нчы классны тәмамлый, кечкенәләре Илназга әле 5 кенә яшь.
  -Кечкенәдән үк балалар яраттым. Ходай мине 5 ул белән бүләкләде. Булат, Равил, Рәзил, Ислам, Илназ – гаиләбезнең төп яме хәзер. Балаларны хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз. Алар бар эшне дә белеп үсә, - ди Ана.
Чыннан да, Җантимеровларның балалары ялкаулана белми. Әниләре эштән кайтканчы өйләрне дә җыештырып куя, тәмле ризыклар да пешереп куялар. Әтиләренең дә уң кулы алар.
  -Үзем бала белән өйдә утырганда бар эшне дә бергәләп башкардык. Шуннан өйрәнеп калдылар. Мантыен да, коймагын да пешерәләр. Торт та ясыйлар, камыр да куялар. Менә бүген эштән юка пешереп каршы алдылар. Улларыбыз алга таба да гел сөендереп торсыннар иде, - ди Гөлия.
Гаилә башлыгы Рамил “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында эшли. Гөлия сөт комбинатында хезмәт итә. Кичләрен балалар мәктәптән, бакчадан кайткач, гөр килеп яңалыклары белән уртаклашалар, хәлләрен сөйләшәләр алар.
  -Буш өйдә яшәгәнче, балалар тавышына күмелгән йортта яшәвең рәхәтрәк. Дөрес, укытырга, киләчәкләрен кайгыртырга да кирәк. Алдыбызда андый җаваплылык та бар. Улларым югалып калмаслар, барысы да әйбәт булыр дип ышанам, - ди Гөлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев