Әҗем авылы өлкәннәренә зур хөрмәт күрсәтелде
Әҗем авылы өлкәннәре өчен үзенчәлекле көн булды. Клубта бик зурлап өлкәннәр көне оештырылды.
(5 октябрь, "Апастово-информ").
Иганәче авылдашлары, әлеге чараны оештыру тәкъдимен җиткергән Радик Шәфигуллин бәйрәмдә үзе дә катнашты.
Өлкәннәр җылы котлаулар кабул итте, җыр-моңга, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. Рөстәм Асаев башкаруында матур җырлар тыңлады.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин котлауларын мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев җиткерде. Ул киң күңелле волонтерларга, актив авылдашларга Рәхмәт хатларын тапшырды. Җирлек башлыгы Ранис Әхмәтшин өлкәннәргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Өлкәннәр чәй табыны артыңда рәхәтләнеп аралашты, күңелле уеннарда катнашты. Һәр өлкән кешегә, әлеге чарага килә алмаучы өлкәннәргә дә күчтәнәч пакетлар әзерләнгән иде. Аларны иганәче Радик Шәфигуллин тапшырды.
"Авылдашлар бик канәгать булып таралды. Район җитәкчелегенә, авылдашыбыз Радик Шәфигуллинга рәхмәтебез чиксез", - ди клуб мөдире Нурания Зәйнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев