Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

“Әйләнә сәхнә, әйләнә” драмтүгәрәге артистлары Апас сәхнәсендә чыгыш ясады

Алар Рәзил Вәлиевның “И машина, машина җитте минем башыма” спектаклен сәхнәләштерделәр.


Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Апас Үзәк мәдәният йортында Каратун мәдәният йорты артистлары халыкны ял иттерде.
Район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде, изге теләкләрен ирештерде.
“Каратун мәдәният йорты каршында эшләп килүче драмтүгәрәк үзешчәннәре белән бергә Апас сәхнәсендә чыгыш ясап, райондашларыбызны ял иттерергә килдек. “Әйләнә сәхнә, әйләнә” түгәрәге 2003 нче елдан бирле эшләп килә. Һәр елны түгәрәккә йөрүче үзешчәннәребез белән яңа спектакльләр куярга тырышабыз. Катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәм”, - диде режиссер Ләйсән Садыйкова.
Морзалар авылыннан Равил Булатов түгәрәкнең тугры дусты. Бик күп спектакльләрдә уңышлы гына чыгыш ясый, районда узган чараларда актив катнаша ул.
“Мин бүгенге спектакльдә бабай ролен башкарам. Бабай роле мине күктән бәхет төшкәнне көтеп яшәүчеләрне тәнкыйтьләү буларак җәлеп итте. Яшьләргә тәрбияви рухта, тормыштагы төрле вакыйгаларга бирешмәскә кирәклеген дә күрсәтә әлеге пьеса. Рәзил Вәлиев нәрсә әйтергә теләгәнен мин ачык аңладым, һәм тамашачыга шуны җиткерә алсак бех бик җәхетле булачакбыз”, - диде Равил Булатов.
Зал тутырып килгән халык артистлар белән бергә көлде дә, елады да, җылы итеп алкышлады. Үзләренең җылы алкышлары белән рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев