Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Җәйнең соңгы “Зәлидә”се гөрләде

“Татарстанда җәй” проекты кысаларында Зәлидәле кичнең соңгысы узды.

(30 сентябрь, “Апастово-информ”).



Апас үзәк паркында җәйнең соңгы “Зәлидә”се гөрләде. Бу юлы райондашларны Әлмәндәр, Кече Болгаер, Кормаш мәдәният хезмәткәрләре ял иттерде.
“Җыелган райондашлар борынгыдан сакланып килгән халык уеннарын, күмәк биюләрне искә төшерделәр, уйнап-көлеп күңел ачтылар. Үзешчәннәр җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен туплап, яңартып, җыр-уен традицияләрен барлап, саклап, аларны киләчәк буыннарга тапшыру менә шундый актив, талантлы хезмәттәшләрем эшләгәндә генә мөмкин шул! Шунысы сөенечле - Зәлидә уеннарына яшьләр дә, балалар да теләп килә”, - ди Әлмәндәр мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Камалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев