Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Әлмәндәр, Кече Болгаер һәм Кормаш авылы үзешчәннәре “Зәлидә”не гөрләтте

Апаста “Татарстанда җәй” проекты кысаларында “Зәлидә” уеннары уза.

(28 август, “Апастово-информ”).



Чарага җыелган райондашлар халык уеннарын, күмәк биюләрне искә төшерәләр, уен-көлкедән читтә калмыйлар. Җәйнең санаулы көннәре генә калса да, уеннар әле дәвам итә. Бу юлы халыкны Әлмәндәр, Кече Болгаер һәм Кормаш авылы үзешчәннәре ял иттерделәр. Җәйге, матур кичтә уйнадылар да, җырладылар да, биештеләр дә.
“Яшьлек хатирәләренә уралып, су буйларында, аулак өйләрдә уйналган уеннарны, яшьлектә җырланган җырларны искә аласыгыз килсә, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Зәлидә”гә ашыгыгыз. Атнаның һәр чәршәмбе киче әнә шулай күңелле була”, - ди Әлмәндәр авылы клубы мөдире Лиилия Камалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев