Әлмәндәр авылы мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан кызыклы спектакль узды.
(11 март, “Апастово-информ”).
Мәдәният йортында эшләп килүче “Дуслык” театр берләшмәсе тарафыннан Гөлшат Мөхәммәдшинаның “Авыл дубль-2” комедиясе сәхнәләштерелде.
“Халык бик яратып карады. Миңа ярдәм иткән һәм минем белән бер сәхнәдә уйнаган артистларыма рәхмәт”, - ди мәдәният йорты мөдире Лилия Камалиева.
Авылдашлары сәхнәдә уйнаучыларга сокланып карадылар, алкышларга күмделәр һәм бәйрәм киче бүләк иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Нет комментариев