Апас йолдызчыклары “Йолдызлык” фестиваленең финалына узды
Мәдәният

Апас йолдызчыклары “Йолдызлык” фестиваленең финалына узды

Казанда “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең ярымфиналы булды.

(16 апрель, “Апастово-информ”).


Районыбызның талантлы балалары Казан шәһәренең “Уникс” концертлар залында фестивальнең ярымфиналында чыгыш ясады. Алар арасында өч йолдызчыгыбыз - Каратун мәктәбеннән Данис Сәлимов һәм Камилә Вәлиева, Апастан Зилә Садыйкова конферанс номинацисендә катнашып, финалга уздылар. Алар район данын суперфиналда яклаячак. Балаларга уңышлар телибез!

 


Нет комментариев