Апас җитәкчеләре – сәхнә түрендә
Мәдәният

Апас җитәкчеләре – сәхнә түрендә

Район мәдәният йорты сәхнәсендә “Сәхнә күрке, күңел нуры – Апас җитәкчеләре“ дип исемләнгән концерт узды.

(5 март, “Апастово-информ“).


Әлеге чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.

Җаваплы хезмәт башкарган төрле тармак җитәкчеләре, сәхнә түренә чыгып, райондашларга күтәренке кәеф бүләк итәргә дә вакыт тапты. Арада җырчылар, биючеләр, гитара кылын тибрәтүчеләр, гармун, курай телен аңлаучылар, нәфис сүз осталары бар иде.

Тамашачы күбесен башка яктан ачты, алкышларын, чәчәкләрен кызганмады.

#яшәавылымминем


Нет комментариев