Апас кызы «Татар кызы 2026» республика этапының финалында катнашачак
Әлмәттә «Татар кызы 2026» республика этапының финалы узачак.
«Татар кызы 2026» республика бәйгесенең финалы 23 июньдә Әлмәттәге «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак. Концертта финалистлар белән бергә татар җырчысы Defne чыгыш ясаячак.
Финалда 12 кыз катнашачак, ә җиңүче халыкара этапның финалына Төркмәнстанга юл тотачак.
Айсылу Абдуллина – Яр Чаллы шәһәре;
Гөлназ Әхмәдиева – Балтач районы;
Жасмина Гыйләзова – Әтнә районы;
Аделина Җәлилова – Баулы районы;
Сиринә Закирова – Балтач районы;
Дина Зәрипова – Балтач районы;
Камила Минһазова – Мөслим районы;
Диана Новоселова – Апас районы;
Гөлназ Рәшитова – Әгерҗе районы;
Алия Сафина – Актаныш районы;
Ризалә Сибгатова – Лаеш районы;
Нәзирә Хәкимова – Әтнә районы.
Әлмәттәге финал концерт программасының сценаристы драматург Резеда Зәйниева булды. Финалның төп темасы булып татар мәдәниятенең «җиде тамыры»: тел, тарих, гореф-гадәтләр, әдәбият, дин, гаилә һәм туган як тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев