Апас өлкәннәре “Балкыш” фестиваленең зона турында катнаштылар
Мәдәният

Апас өлкәннәре “Балкыш” фестиваленең зона турында катнаштылар

Апас өлкәннәре Буада узган республикакүләм “Балкыш” үзешчән сәнгать осталары фестиваленең зона турында катнаштылар.

(27 март, “Апастово-информ”).



Биредә барлыгы 8 район катнашты. Райондашларыбыз да фестивальдә уңышлы чыгыш ясады. Жюри да, тамашачы да үзешчәннәребезне җылы кабул итте.
“Балкыш” - күп кенә өлкәннәрне үзенә җәлеп итүче, иң матур фестивальләрнең берсе. Әлеге чарада катнашырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел өлкәннәребез аеруча активлык күрсәтте һәм төрле номинацияләр буенча иң матур чыгышларын тәкъдим итте. Бу хакта район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина хәбәр итте. 


Нет комментариев