Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апас “Садә” ансамбле Халыкара үзешчән коллектив исеменә лаек булды

Казанда 14нче “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фольклор фестивалендә районыбыз өлкәннәре дә катнашып, җиңү яулады.

(31 август, “Апастово-информ”).


Әлеге этночарада Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге “Садә” ансамбле дә чыгыш ясады.
“Түгәрәк уен”да катнашып 3нче дәрәҗә Дипломант иясе булдык! Ә иң зур шатлыгыбыз - ансамблебезгә Халык исеме бирелде. Әлеге чарада беренче җиңүебез генә түгел. “Түгәрәк уен”да катнашып, күп мәртәбәләр лауреат исемен яулап килдек. “Садә” фольклор ансамблебезнең 44 еллык тарихы бар. Заманында районыбызның күренекле шәхесе Илдар Сәйфетдинов оештырып җибәргән ансамбльнең эзсез югалмавы һәм Халык исеменә лаек булуы белән чиксез горурланабыз”, - ди Земфира Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев