Апас сәхнәсендә яңа йолдызлар кабынды
Мәдәният

Апас сәхнәсендә яңа йолдызлар кабынды

Район мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык" эстрада фестиваленең гала концерты узды.

(21 март, “Апастово-информ”).


Фестивальнең сайлап алу турларыннан узган иң-иңнәр кабат сәхнә түрендә балкыдылар. Вокал, хореография, конферанс, вокал-ансамбль номинацияләре буенча чыгыш ясадылар, дипломнарга, махсус бүләкләргә ия булдылар.
“Фестивальнең гала-концерты чын мәгънәсендә бәйрәм булсын. Барлык катнашучыларга, яшь талантларыбызны зур сәхнәгә чыгарган, чын күңелен биреп әзерләгән укытучыларга, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
“Йолдызлык” фестиваленең зона туры Чүпрәле районында дәвам итәчәк. Биредә Апас сәхнәсендә кабынган яшь йолдызлар район данын республика күләмендә яклап, чыгыш ясаячаклар.

#яшәавылымминем


Нет комментариев