Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Апас Туган якны өйрәнү музее коллективы алма бакчасында кунак итте

Апаслылар музейның алма бакчасына хатирәләр уртаклашырга җыелды.

(15 август, “Апастово-информ”).



Кичә Туган якны өйрәнү музее коллективы тарафыннан Апас районы оешуга 95 яшь тулу уңаеннан оештырылды. Музей бинасы янәшәсендәге алма бакчасыннан моң агылды.
Биредә Апас районы тарихына багышланган күргәзмәләр урын алды. Учакта тәмле балык шулпасы пеште, күмер самовары кайнады, мәтрүшкәле чәйләр әзерләнде, табада коймак чыжлады, чәй ясау бөенча мастер-класслар оештырылды.
Кунакларны Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина якты йөз белән каршы алып, җылы сәламләде.
Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина олы хөрмәтен белдерде.
Биредә музейда озак еллар хезмәт куйган ветеран җитәкчеләр Галия Сәлахова һәм Рәмис Ногманов катнашты. Рәмис Ногманов хезмәт елларын искә алып, коллективка уңышлар теләде. Чүрибураштан мәгариф ветераны Лира Яруллина кызыклы сюрприз да әзерләгән иде.
Кунаклар матур җырлар тыңлап, ял иттеләр, күңел түрендә йөрткән якты хатирәләре белән уртаклаштылар. “Садә” һәм “Рябинушка” ансамбльләре матур җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев