Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Апас урта мәктәбендә туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары өчен районара методик семинар үтте

Туган тел укытучылары ассоциациясенең эш планы нигезендә 16 нчы декабрь көнне Апас районының Апас урта мәктәбендә туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары өчен районара методик семинар үтте.

(18 декабрь, «Апастово-информ»)



Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, Бөтенроссия Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе  Фәттахова Рузилә Фердавис кызы, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Йосыпова Нурфия Марс кызы, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Мөгътәсимова Гөлназ Ринат кызы, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галләмова Гөлүсә Наил кызы,  район мәгариф бүлеге җитәкчесе  Галләмова Гөлүсә Булат кызы  һәм Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кайбыч районнарының туган тел укытучылары ассоциациясе җитәкчеләре, укытучылары катнашты.
Семинар “Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә сәләтле балалар белән эш системасы” темасына багышланды. Аның максаты татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту барышында сәләтле балаларны ачыклау, үстерү,фән олимпиадаларына әзерләү кебек актуаль темаларны уртага салып сөйләшү, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлек булдыру иде.
Иң элек катнашучылар игътибарына методик күргәзмәләрдә Апас, Каратун, Дәвеш һәм Бакырчы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәләре  тәкъдим ителде. Шулай ук Апас урта мәктәбенең татар телен тирәнтен өйрәнүче укучылары  шигърият, нәфис сүз, олимпиадаларга әзерләнү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
     Тантанлы өлеш Апас мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән әдәби чара белән башланып китте. Укучылар татар, рус, чуваш милләтләренең җырларын, биюләрен күрсәтеп, бердәм, дус булып яшәүләрен сәхнәләштерделәр.
    Семинарда катнашучыларны Бөтенроссия Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе  Фәттахова Рузилә Фердавис кызы видеоконференция режимында сәламләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галләмова Гөлүсә Наил кызы район башлыгы Җиһаншин Айрат Габделхак улының сәламен җиткереп, районда туган телне саклау һәм үстерү иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп узды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе  Галләмова Гөлүсә Булат кызы районның белем һәм тәрбия бирү оешмаларында туган телләрен саклау, өйрәнү өчен тиешле шартлар, яңа мөмкинлекләр булдырылуын ассызыклады. Апас урта мәктәбе директоры Зыятдинова Гүзәлия Сәгыйть кызы соңгы елларда мәктәптә  татар сыйныфлары ачылу һәм шартлар тудырылу хакында әйтеп үтте.
 Чараның икенче өлешендә Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары татар телендә белем алучы беренче һәм икенче сыйныф   укучылары белән  ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр.
        Семинар-киңәшмәнең төп өлешендә туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының үсешендә һөнәри методик берләшмәләрнең роле, дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү, сәләтле балалар белән эшләүдә заманча алымнар, сәләтле балаларны тәрбияләүдә өстәмә белем бирү оешмаларының әһәмияте хакында чыгышлар тыңланды. Укучыларны туган (татар) тел һәм әдәбият фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү буенча таләпләр һәм методик тәкъдимнәр белән Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан (Идел буе) федераль университеты белгечләре таныштырды.
   Гомумән алганда районара методик семинар эшлекле рухта үтте һәм катнашучылар тарафыннан уңай бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев