Апас үзәк китапханәсендә Сәйдә Аппакова кунак булды
Олы дәрәҗәгә ия шәхес – абыстай, мөгаллимә, җәмәгать эшлеклесе Сәйдә Аппакова китапханәгә өр-яңа китап бүләк итте.
(19 август, “Апастово-информ”).
“Көчле рухлы, тирән белемле якташыбыз безгә өр-яңа китабын – “Милләт анасы” автобиографик һәм тарихи-документаль басмасын тапшырды”, - дип рәхмәтләрен белдерәләр Сәйдә абыстайга китапханә хезмәткәрләре.
Сәйдә Аппакова дини өлкәдә Исламны үстерүдә зур хезмәт куйган. Үз туган ягы өчен күп игелекле эшләр башкарган. Озак еллар Казанда гомер итсә дә, туган авылын, туган ягын гомере буе яратып, сагынып яши ул.
“Күккүз авылында туып-үстем. Яшьлегемдә кулыма өч сум акча тотып, Казанга чыгып киткән идем. Озак еллар калада яшәсәм дә, үземне авыл кызы итеп санадым. Туган тел, туган як, Ватан төшенчәләре минем өчен һәрчак беренче урында булды. Авылымның төзек, чиста, матурлыгына сокланып туя алмыйм. Хезмәтне сөеп, халык өчен тырышып яшәү - үзе зур изгелек бит. Аллаһы Тәгалә дә әйткән – игелек кылыгыз, бөртеге дә миннән югалмас, ике дөнья бәхетенә ирешерсез, дигән. Шуңа күрә, күңелебез чиста булып, шәригать кушканча яшәргә омтылыйк”, - ди ул үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев