Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Апас халык театрында – “Нәгыймә”

Апас халык театры Әниләр көненә багышлап Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган “Нәгыймә” спектаклен тамашачыга тәкъдим итте.

(2 декабрь, “Апастово-информ”).




Спектакльнең режиссеры Земфира Мөхәммәтшина. Ә сәхнәдәге артистлар барысы да үзебезнекеләр – халык театрына йөрүчеләр.

Бөек кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов аналар язмышына багышлап күпме әсәрләр иҗат иткән. Алар барысы да әнисе – татар хатыны Нәгыймә образы аркылы үткәннәр. Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган “Нәгыймә” спектаклен дә театр Нәгыймә Айтматованың язмышына, яшәешенә багышлый. Тамашачы җирле артистларның чыгышын җылы кабул итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, Апас халык театры артистларына рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев