Апаслылар Арчадан бүләкләр белән кайтты
Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» IV ачык фольклор фестивале узды.
(21 июль, “Апастово-информ”).
Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, район халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла бара торган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу, популярлаштыру һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларның иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә.
Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быелгы чарада төрле районнардан, Казан шәһәреннән, шулай чит төбәкләрдән -Оренбур һәм Киров өлкәсеннән дә коллективлар чыгыш ясады.
Әлеге фестивальдә безнең районнан Иске Йомралы мәдәният йортында эшләүче “Асылъяр” вокаль ансамбле һәм Олы Бакырчы мәдәният йортында эшләүче “Сердәш” фольклор ансамбле катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап, Диплом һәм бүләкләргә лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев