Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Апаслылар бөтенрәсәй фестиваль-бәйгесеннән җиңү белән кайтты

Тәтеш районында балалар һәм өлкәннәр арасында «ТЕТЮШИ Art-Fest» бөтенрәсәй фестиваль-бәйгесе узды.

(29 апрель, “Апастово-информ”).



Чара сәнгатькә мәхәббәт берләштергән 500дән артык катнашучыны, укытучы-остаз, ата-аналарны үзенә җыйды. Алар арасында райондашларыбыз да бар иде. Апаслылар зур уңышлары белән сөендерде.
Бәйгедә ялгыз инструменталь ансамбль номинациясендә Хәйруллина Римма (җитәкчесе Римма Макаева) беренче урынга лаек булды.
“Радость”вокаль-хореография коллективы (җитәкчеләре Энҗе Туктагулова) – 1 урында.
Инструменталь ансамбль номинациясендә Римма Макаева, Айсылу Хәйруллина – 1 урында.
Ялгыз инструменталь ансамбль номинациясендә Ильмир Фәйзуллин (җитәкчесе Камил Гайнетдинов) – 1 урында.
Ялгыз инструменталь ансамбль номинациясендә Шаһиев Инзил (җитәкчесе Фатыйх Хисамов) – 1 урында.
Инструменталь ансамбль номинациясендә “Туган як” ансамбле (җитәкчеләре Камил Гайнетдинов) – 1 урында.
Ялгыз инструменталь ансамбль номинациясендә Сәид Ихсанов – 1 урында.
Мәдәният-сәнгатьне үстерүдә зур өлеш керткән сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов, хезмәткәрләр Римма Макаева, Энҗе Туктагулова, Камил Гайнетдинов, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев