Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаслылар Ульян шәһәрендә чыгыш ясады

Апас халык театры коллективы якташыбыз, драматург Әмир Камалиевның “Борын борын заманда…” музыкаль комедиясен тәкъдим итте.

(20 февраль, “Апастово-информ”).



Үзешчәннәребез ТАССРның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге халык театрлары фестивалендә катнашты.
“Режиссер булып эшли башлаганнан бирле, коллективым белән әлеге фестивальгә алтынчы спектакль белән бардык. Бу юлы якташыбыз Әмир Камалиевның “Борын борын заманда….” музыкаль комедиясен тәкъдим иттек. Әлеге спектакльне без бик күп сәхнәләргә чыгардык. “Идел - йорт” Төбәкара халык театрлары фестивалендә катнашып, беренче урынны алу бәхетенә дә ирештек. Спектакльнең уңышлы булуы өчен без якташыбыз Әмир Камалиевка рәхмәтле. Әмир абыйның рухы шат булсын иде. Якташлары аны мәңге онытмый”, - ди Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина.
Ул шулай ук Ульян тамашачысының бик җылы кабул итүләренә, бик күп мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетүләренә дә сөенечен белдерде.
“Безне бик җылы каршы алдылар. Зал тулы тамашачы иде. Сез бигрәк оста уйныйсыз, искиткеч чыгыш ясадыгыз. Узган ел да бик матур спектакль куйдыгыз. Быел да сөендердегез дип, кәефебезне күтәрделәр”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев