Апаста Җәлилчеләрне искә алдылар
25 август – Җәлилчеләрне искә алу көне иде.
(26 август, “Апастово-информ”).
“Нәкъ менә шушы көнне, 1944 елда, Берлинның Плетцензее төрмәсендә гильотина балтасы Муса Җәлилнең һәм аның ун көрәштәшенең гомерен өзә. Алар барысы да Идел-Урал легионында эшләүче, фашистларга каршы яшерен оешма төзеп, тоткыннар арасында идеологик эш алып баручы патриотлар була.
Плетцензее төрмәсендәге үлем камераларыннан гильотина бинасына кадәрге 114 адым – бу ара һәр җәлилченең соңгы юлына әйләнә. Бу юлны алар башларын горур тотып, үзләренең дөреслегенә ышанып, туган халкына тугрылык саклап үтә”, - дип сөйләп үтте музей хезмәткәре Эльмира Рәхимова.
Хәтер көне уңаеннан район туган якны өйрәнү музеенда да Җәлилчеләргә багышланган күргәзмә эшләде. Райондашлар, кайткан кунаклар, гомумән, музейга килүчеләр әлеге күргәзмә белән танышты һәм батырлык хакында сокланып тыңлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев