Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста “Без бергә“ фестиваленең район туры узды

“Без бергә“ Республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенең чираттагы район сайлап алу туры үтте.

(1 март, “Апастово-информ”).


Мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәләре урын алды. Сәхнәдә сәләтле балалар чыгыш ясады.

“Без бергә” фестиваленең муниципаль этабын уздырабыз. Ул 8 номинациядә үтә. Фестивальдә мәктәп укучылары, иҗатка, сәнгатькә гашыйк гаиләләр катнаша. Алар сәхнә түрендә халык җырларын башкардылар, биеделәр, нәфис сүз осталыгында сыналдылар, әкиятләр күрсәттеләр. Быел катнашырга теләүчеләр дә, әзерлек дәрәҗәсе дә күпкә югарырак”, - ди тәрбия эшләре буенча район мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Алсу Алиуллина.

“Без бергә” фестивале халыкның гореф-гадәтләрен, дөньяга карашын, тарихын, күңел байлыгын чагылдыра. Районкүләм сайлап алу турында җиңүчеләр республикакүләм фестивальдә чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев