Апаста “Без бергә” фетстиваленең сайлап алу туры узды
Мәдәният

Апаста “Без бергә” фетстиваленең сайлап алу туры узды

Район мәдәният йортына сәнгатькә, моңга гашыйк укучылар, төрле кул эшләренә оста гаиләләр җыелды.

  (13 март, “Апастово-информ”).


  Район мәдәният йортында традициягә кергән “Без бергә” фетстиваленең сайлап алу туры узды. Анда районыбыз мәктәпләренең иҗатка, җыр-моңга гашыйк укучылар, оста куллы гаиләләр һәм укытучылар катнашты. Башта фойеда миллилекне чагылдырган кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. Сәхнәдә балалар төрле телләрдә чыгышлар ясадылар. Балалар җырлап-биеп, нәфис сүз осталыкларын күрсәтеп, сәләтлектә сыналдылар.
Барлык катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырылды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынга лаек булучылар фестивальнең зона этабында район данын яклаячак.


Нет комментариев