Апаста Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинны искә алдылар
Россиядә 6 июнь - Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туган.
(5 июнь, “Апастово-информ”).
Үзәк китапханә, музей хезмәткәрләре, өлкәннәр һәм яшьләр катнашында музей янәшәсендә урнашкан Александр Сергеевич Пушкинның бюсты янында әдәби кичә узды. Бөек шагыйрьнең бюстена чәчәкләр салынды, шигырьләр яңгырады.
Кунакка килгән “Салават күпере”, “Кояшкай” балалар бакчалары нәниләрен, бөек шәхеснең иҗатына гашыйк райондашларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев сәламләде.
"Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты бүген дә яши, аны барыбыз да ярата. Аның әкиятләрен, шигырьләрен һәркем белә", - диде ул.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар өчен төрле уеннар оештырды. Балалар бик теләп катнаштылар, тәмле күчтәнәчләр дә алдылар. Пушкинның шигырьләрен дә сөйләделәр, Дипломнарга ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев