Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста Гаилә елын тантаналы төстә ачтылар

Район мәдәният йортында Гаилә елына багышланган чара узды.

(6 март. “Апастово-информ”).


Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, “Нечкәбил” матурлык, Ана һәм гаилә республика бәйге- проекты җитәкчесе Изольда Жуйкова катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин бер-берсен хөрмәтләп 50, 60 ел яшәүче, үрнәк балалар үстергән өлкән парларга, күп балалы, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, ата-ана назыннан мәхрүм калган сабыйларга җан җылысын өләшүче, Илгә терәк булырлык батыр егетләр тәрбияләгән гаиләләргә олы хөрмәтен белдерде. Шулай ук районда гаилә институтына кагылышлы проблемаларны уңай хәл итү юнәлешендә актив эш алып баруны төп максат итеп куйды. Гаиләләр таркалмау өчен җитди эшләргә, демографияне арттырырга кирәклеген ассыклады.
“Гаилә һәркемнең тормышында мөһим урынны алып тора. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы инсафлы балалар үстерү, аларга лаеклы тәрбия бирү. Безнең районыбызда үрнәк гаиләләр күп. Барлык гаиләләргә сәламәтлек, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, бәхетле яшәүләрен телим. Районыбызда бәхетле гаиләләр күп булсын. Һәр гаиләдә балаларның шат авазлары яңгырап торсын”, - диде район башлыгы.
Балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина балаларның һәрдаим яклауга, кайгыртуга мохтаҗ булуларын ассызыклады. Апас районында үрнәк булырлык гаиләләр күп булуы, районда балалар өчен бик күп мөмкинлекләр тудырылуы хакында әйтте, апаслылар белән горурлануын белдерде.
“Без сезнең өчен шатланабыз, сезнең белән горурланабыз. Гаилә елында да уңышларыгыз күп булсын. Сәламәт булыгыз, бәхетле тормыш телим”, - диде Илсөяр Гарифуллина.
“Нечкәбил” матурлык, Ана һәм гаилә республика проекты-бәйгесе җитәкчесе Изольда Жуйкова барлык гүзәл затларга бәйрәм котлауларын ирештерде, гаиләләргә бәхетле, имин тормыш теләде.
“Апас районының үткәннәргә, тарихка хөрмәт белән каравы гаҗәпләндерә. Кечкенә генә районда халкыбызның бөек тарихы саклана. Биредә гаилә кыйммәтләрен саклауга да зур игътибар бирелә”, - дип билгеләп узды Изольда Жукова.
Тантаналы чара истәлекле мизгелләргә дә бай булды. Районда яшәүче яшь гаиләләр «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында Нәбиуллиннар һәм Мотыгуллиннар гаиләләренә сертификатлар тапшырылды.
Район мәдәният йорты фойесында халкыбызның тарихын, үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган күргәзмәләр эшләде, кул эшләре, шәҗәрәләр тәкъдим ителде.
Бәйрәм кичәсе матур җырлар, күренешләр, биюләр белән үрелеп барды.
Тамаша тәмамланганда барлык хатын-кызларга да район башлыгы исеменнән лалә чәчәкләре бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев