Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста гармунчылар фестиваленә йомгак ясалды

Апасның үзәк ял паркында “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале узды.

(30 август, “Апастово-информ”). 


Үзәк ял паркы гармун, курай моңнарыннан, дәртле җыр-биюләрдән яңгырап торды. Биредә “Гармун-моңы – йөрәк җыры” фестиваленең йомгаклау туры узды. Фестивальнең зона турлары Түбән Барыш һәм Урта Балтай чишмә буйларында узган иде. Иң оста гармунчылар парк мәйданында тагын бер кат чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә шулай ук Буа, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан да кунаклар килде. 
 “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестиваленең Гран-при иясе булып Әҗем авылыннан Әнвәр Сәгытдинов танылды. Ирләр арасында Күкшем авылыннан Рамил Бикмучев беренче, Иске Йомралы авылыннан Рәшит Гыйниятуллин икенче, Шыгай авылыннан Фәрит Сафин өченче урыннарны яуладылар. Хатын-кызлар арасында беренче урында Кече Болгаердан Люзия Хәмидуллина, икенче урында Болынбалыкчы авылыннан Дамирә Сабирова, өченче урында Татар Черкене авылыннан Наилә Хәлиуллина. 
Фестивальдә барлыгы 100 гә якын гармунчы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев